Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында талпан кадалган 22 кеше поликлиникага мөрәҗәгать иткән

Саба районында вируслы авырулар китереп чыгаучы талпаннар шактый киң таралган.

Урман бете дип йөртелгән бу бөҗәкләр энцефалит, боррелиоз чирләре тарата. Вирус талпан тәнгә ткадалганда күчә, шулай ук кәҗә сөте эчеп йогышлану очраклары да билгеле. Энцефалит - күпчелек очракта үзәк нерв системасына зыян салучы вируслы кискен йогышлы авыру. Беренче билгеләре күренгәнче, 8-21 көн үтәргә, аннан ькеше тулысынча терелергә дә, инвалид булып калырга, үләргә дә мөмкин.

Авырудан ничек сакланырга?

Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны куркыту өчен киемгә махсус препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне 15 минутсаен тикшереп чыгу да зыян итми. Авыруны кисәтү өчен аерым һөнәр ияләренә прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Талпан кадалган очракта, аны үзең алмаска, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Энцефалитка каршы прививка талпан кадалганнан соң беренче - 4, боррелиозга каршы 5 көн эчендә нәтиҗәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев