Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабаш авылында яшәүче Тәкмилә Халикова 90 яшьлек юбилеен каршылады [+фоторепортаж]

Сабабаш авылында яшәүче Тәкмилә Халикова 13 августта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев һәм Лесхоз авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин әбекәйне тәбрикләп, балалар игелеге, озын гомер теләде.

Россия Президенты Путинның Котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Тормышларыбыз бик рәхәт, балаларымда кунактан кунакка гына йөрим", - ди юбиляр.

Тәкмилә апа Сабабаш авылында туа. 7 яше тулгач, шул ук авылның 4 еллык мәктәбенә укырга керә. Дүрт класс белем ала. 21 яшенә кадәр сөт җыеп, аны уфалла арбасы белән Сабага илтеп тапшыра торган була. 21-22 яшьләрендә Сабабашта умартачылыкта, аннан соң амбарда ашлык кабул итүче булып эшли.

Тәкмилә апа 27 яшендә Сабабаш авылы егете Ваһап Халиков белән гаилә коралар. Бәхетле гаиләнең дүрт балалары - Галия, Васил, Илһамия, Люция дөньяга килә. Кызганыч, Ваһап абый 36 яшендә гүр иясе булган. Тол ана бер ялгызы дүрт баланы аякка бастыра. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә, 9 онык, 7 оныкчыкның шатлыгына куанып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X