Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада ветераннар өчен компьютер курслары ачылды

Саба гимназиясендә быел да Пенсия фондының районара идарәсе каршында эшләүче Татарстан пенсионерларының җирле бүлекчәсе (җитәкчесе Наҗия Нуруллина) теләктәшлегендә ветераннар өчен компьютер курслары ачылды.

Курсларга төрле яшьтәге пенсионерлар җыелган иде. Укытучыбыз итеп билгеләнгән Илсинә Сәйфиева үз эшенең остасы булып чыкты, барлык өйрәнәсе бүлекләрне дәресләрдә смарт тактага төшереп аңлатты. Текстларны бер телдән икенче телгә күчерергә һәм рәсемнәр белән бизәргә, электрон хатлар язып, музыкаль сәлам җибәрергә дә, вируслы папкаларны чистартырга да өйрәндек. Интернетта шикле сайтларга кермәскә кирәклеге хакында да кисәтелдек. Зур күләмдәге текстларны электрон почта аша җибәрәсе булса, папкаларны кысып, парольләр куеп булганлыгын да беләбез хәзер. Хәзер инде өлкәннәребез "Скайп" аша үзләренен балалары, туганнары белән дә сөйләшә, өйдән чыкмыйча гына электрон түләүләр башкара, район яңалыклары белән "Саба дулкыннары", "Саба таңнары" сайтларына кереп тә таныша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев