Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабага Илче килде [+фоторепортаж]

Татарстанга инновацияләр өлкәсендә кызыклы проектлар, Россия-Голландия мөнәсәбәтләре өчен яңа импульслар эзләп килгән Илче Саба районы белән дә кызыксынуын белдергән.

Визит барыннан да элек Туктарда Нидерландның «Cowhouse International bv» и «Lely Industries» компаниясе белән партнерлык нигезендә тормышка ашырылачак роботлаштырылган товарлыклы-сөтчелек комплексы төзелеше проекты белән танышу максатында оештырылган. Дартел иң элек Илчелекнең вәкаләтле министры, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм инновацияләр бүлеге башлыгы технология буенча атташе Паулина Делл һәм башка кунаклар белән берлектә район башлыгы Рәис Миңннеханов озатуында Туктар кәҗә, Икшермә, Олыяз роботлаштырылган фермаларында булдылар, аларда эш процесслары белән таныштылар. Илче Саба районы белән хезмәттәшекне үстерү мөмкинлеге өчен шат булуы турында белдерде. Фотолар сайтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев