Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуй истәлекләре

Лесхоз бистәсендә оештырылган Мөселман сабантуеннан ел буена җитәрлек тәэсирләр белән кайтып киләм.Күңелдә дулкынландыргыч хисләр,матур истәлекләр...

Бәйрәмгә шәригатьчә киенгән (хатын кызларга яулык, озын җиңле, озын итәкле күлмәк, ирләргә түбәтәй) халык сабантуйга юл тота. Мәйданга үтүгә мөлаем йөзле ханымнар һәм туташлар , мөхтәрәм ир-егетләр "әссәләмәгаләйкүм"дип каршы алдылар. Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларның җылы сүзләре , теләкләре дә күңелгә хуш килде.Бию коллек-тивының эчтәлекле чыгышы сокландырды, ирексездән күзгә соклану яше тулды. Мәйданда башланган милли уеннар күңелле һәм мавыктыргыч итеп , һәр яшь үзенчәлегенә туры китереп , зәвыкълы итеп оештырылуы белән аерылып тора. Программада: милли уеннар,татарча көрәш, балалар өчен дини конкурслар . Һәр уенга катнашучылар теләк белдерделәр, олылар үзләрен көч һәм җитезлектә сынасалар, балалар чыгышы исә тапкырлыкта һәм догалар уку бәйгесендә таң калдырдылар.Бер-бер артлы балаларнын дога укырга дип сәхнәгә күтәрелүе эчке бер горурлыр һәм соклану хисләре тудырды.
Өйлә намазы вакыты җитү белән халык күмәкләшеп мәйдан уртасына җыелды.Мәртәбә, соклангыч күренешкә тап булдым мин. Рәт- рәт тезелеп баскан мөэмин - мөселман һәм мөслимәләр, яшьләр һәм балаларның намазга басуы куанычлы күренеш. Укыган догалар , теләкләр кабул булсын ! Сабантуйга килүчеләр хәләл ризыклардан әзерләнгән пылау , шашлык , тәм - томнардан авыз иттеләр. Без бергәләп күрештек , хәл-әхвәл белештек , уеннарда катнаштык , табигатьтә рәхәтләнеп ял итик.
Биредә һәркем синең күптәнге танышың кебек , синең белән ихлас , яхшы мөнәсәбәттә , ярдәмчел. Узган елгы Сабантуйда безнең " Кибәче "командасы аркан тартышу буенча 2 урынны алса , быел без 1 урын яуладык. Бүләкләрдә мулдан эзерләнгән иде. Шушы бәйрәмне оештырган район җитәкчелегенә, оештыручыларга , авылыбыздан сабантуйга баруны оештырган мөхтәрәм авылдашыбыз Рифкат абый Шафиковка олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
Мин шуңа инандым: үз телен , динен, иманын хөрмәт иткән халык яши бездә .Бу исә милләтебезнең зур куанычы һәм терәге.

...Ак намазлык өстендә ил көнгә тынычлык, иман байлыгы , гаилә бәхете , балаларга акыл - тәүфикъ , икмәкле табын , кайгы-хәсрәтсез көннәр булуын теләп кылган теләкләребез , догалар кабул булсын !


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев