Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шашкачылар көч сынашты

10 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Саба кадет мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында район шашка турниры булып узды.

Чемпионат районыбыз мәктәпләрендә 1-11 сыйныфларда белем алучы 54 балага бу спорт төрендә сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, уенда үз яшь категорияләре буенча А.Әхмәтҗанова (Лесхоз), Г.Мәннанова (О.Кибәче), Д.Шәрифуллин (Тат.Икшермә), З.Гатиятов (Саба) - 1нче, Л.Заһидуллина (Саба), С.Вәлиева (Килдебәк), И.Хуҗиәхмәтов (Олы Кибәче), А.Галәлетдинов (Олы Арташ) - 2нче, Л.Насыйбуллина (Тимершык), А.Волкова, А.Яппаров (Шәмәрдән), А.Зиннәтов (Алан-Елга) 3нче нәтиҗәне күрсәттеләр. Җиңелүчеләр дә турнирдан буш кул белән кайтып китмәделәр, һәр катнашучыга акчалата бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев