Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вахитов Айзат шигырьләре

Сак булыгыз, балалар! 1. Кыш белән яз тартыша, Ни генә эшләмиләр. Әмма җиңүне дә алар Каршы якка бирмиләр. 2. Кыш ала да күпләп кар ата, Ә яз шундук җылыта! Менә шулай итеп, дуслар, Юлга бозлавык ята. 3. Кая барма, менә шунда Җәелә каты бозлар. Кешеләр ул бозлавыкта Таеп та егылалар....


Сак булыгыз, балалар!

1. Кыш белән яз тартыша,
Ни генә эшләмиләр.
Әмма җиңүне дә алар
Каршы якка бирмиләр.
2. Кыш ала да күпләп кар ата,
Ә яз шундук җылыта!
Менә шулай итеп, дуслар,
Юлга бозлавык ята.
3. Кая барма, менә шунда
Җәелә каты бозлар.
Кешеләр ул бозлавыкта
Таеп та егылалар.

Шуңа күрә бу вакытта
Сак булыгыз, балалар!




Җәйне көткәндә


1. Озак көткән җәй җитә,
Кояш нурын мулдан сибә.
Эшен бетереп кешеләр
Чәчәкләргә су сибә.
2. Бакчада сайрый кошлар,
Сандугачлар, былбыллар.
Җәйге көнгә сөенеп
Үз җырларын җырлыйлар.
3. Мин дә җәйне бик көтәм.
Җәй җитүгә сөенәм.
Һәркөн иртән "Ур-ра, ур-ра!
Җәй килеп җитә!" - диям.





Туган җирем, сине яратам!


1. Туган җир, анда гына
Тәмсез су тәмле була.
Үз туган җиреңдә генә
Һәр көн төштәй тоела.
2. Кайчан гына кайтсаң да,
Дусларың тора көтеп,
Шалтыратсаң аларга -
Каршы чыгалар сөенеп.
3. Анда эссе, я суык булмый,
Гел рәхәт кенә була.
Юлга чыгып китсәң, җирең
Ак юллар теләп тора.

Үз туган җирендә генә кешегә
Бик иркен һәм рәхәт була!




Әтинең туган көне


1. Туган көнең белән бүген
Әти, мин сине котлыйм.
Сиңа бүләк булсын әле,
Чын күңелдән кочаклыйм.
2. Авырма син, озак яшә -
Минем әтием!
Безнең гаилә өчен кирәк
Синең һәр көнең.
3. Җыелышларга да йөрергә
Син, әти, өлгерәсең.
Спортта да җитезлеккә
Мине син өйрәтәсең
4. Ләкин әле килеп чыкмый,
Үсә-үсә тән ныгыр.
Аннан соң улың менә -
Нәкъ синең кебек булыр!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев