Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Шүрәлене кем күргән?» дип исемләнгән театраль тамаша оештырдылар

25 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханә хезмәткәре Мухаметзянова Л.Д. белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Шүрәлене кем күргән?» дип исемләнгән театраль тамаша оештырдылар.

Тамашада «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Бала белән күбәләк», «Акбай» әкиятләренең персонажлары катнашты. Чара башында шагыйрьнең әсәрләрендә булган персонажлар балаларны әкият дөньясына җәлеп иттеләр. Әлеге тамаша «Әкият», «Теремок», «Салават күпере» балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре өчен күрсәтелде. Театральләштерелгән тамаша «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Режиссеры – Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәт кызы.

Чыганак : https://rdk-saby.do.am/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев