Шәмәрдәндә "Аҗаган-2014”  хәрби-спорт уенының   финал ярышлары  узды [+фото]
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә "Аҗаган-2014” хәрби-спорт уенының финал ярышлары узды [+фото]

12 апрель көнне Шәмәрдән лицее базасында укучыларның "Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының финал ярышлары узды.

Анда районның зона этабында катнашкан сигез команда - Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Икшермә кадет, Тимершык, Шекше, Олы Кибәче, Сабабаш, Мичән мәктәпләренең 16 яшькәчә укучылары үзара көч сынашты. Хәрби-спорт уены хәрби-тарихи викторина, пневматик мылтыктан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыю, турникта тартылу, стройга тезелү әзерлеге һәм башка төр бәйгеләрне үз эченә алган иде. Барлык төр ярыш нәтиҗәләреннән соң җиңүче дип Икшермә кадет мәктәп-интернаты танылды. Икенче урынны Олы Кибәче, өченчене Шәмәрдән лицее командалары яулады. Җиңүче команда Мамадышта узачак республика зона ярышларында катнашачак.


Нет комментариев