Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә балалар өчен күз авырулары бүлеге ачылды [+фоторепортаж]

Моннан өч ел элек Шәмәрдәндә истәлекле вакыйга булган - күз хирургиясенең районара үзәге ачылган иде. Хәзер биредә елга уртача 3 меңгә якын кеше диагностика үтә.

500дән артык операция ясалып, сукырая башлаганнарның күрү сәләте яхшыра, күрмәгәннәрнең хыяллары чынга аша. Үзәк җиһазлар белән тәэмин ителеше ягыннан офтальмология клиникаларыннан бер дә калышмый ул. Дәваланырга Саба, Кукмара, Балтач, Киров өлкәсенең Вятские Поляны районнарыннан киләләр. Хирург-офтальмолог Александр Расческов әйтүенчә, соңгы вакытта Арча якларыннан да кабул ителүгә язылучылар күбәя башлаган. Ә инде киләсе елдан башлап Шәмәрдәнгә дәваланырга килүчеләр тагын да артачак. Үзәк ачылгач та, кайберәүләр аны озак эшләмәс, ябылыр дип уйлаганнар иде. Ә ул, киресенчә, һаман үсә, хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтә генә бара. Сишәмбе көнне биредә балалар өчен күз авырулары бүлеге дә ачылуы шул хакта сөйли. Шушы тантанага Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының балалар офтальмологы Алексей Расческов, дәвалау һәм профилактика ярдәме күрсәтү идарәсе начальнигы Ирина Малышева килгән иде. Игътибарга лаеклысы шул: бүлекне нәни "докторлар" ролендә чыгыш ясаган балалар үзләре ачты. Күз хирургиясе үзәге Александр Расческов аларга бүлекнең символик алтын ачкычын тапшырды. Балалар тантанада катнашучыларга офтальмологлар турында шигырьләр, күзләрне вакытында дәвалауның әһәмияте турында сөйләделәр. Баш нәни "доктор" ролендә Александр Расческовның улы чыгыш ясады. Бүлекнең ачылуы - заман таләбе. Офтальмолог Алексей Расческов әйтүенчә, соңгы елларда балалар арасында күз авырулары арта. Моңа сәгатьләр буе компьютер-айфоннарга чекрәеп карап утырулар да сәбәпче. Шәмәрдәндә күз бүлеге ачу балаларга офтальмология ярдәме күрсәтүне районнарда җәелдерү максатында пилот проекты буларак гамәлгә ашырыла. Бүлектә балаларга диагностика үткәрү белән беррәттән, челтәр патологиясе, амблиопия, астигматизм, күрә карау, якыннан күрмәү кебек авырулардан комплекслы югары технологияләр кулланып дәвалау үткәреләчәк. Моның өчен бүлмәләргә дистәгә якын төрдә заманча аппаратура урнаштырылган. Алар карап торышка ук ниндидер могҗизалы көчкә ия, тикшеренү вакытында ук хәтта начар күрүче күзләр дә ачылып китәр кебек. Офтальмологлар әлеге приборлар белән укучыларның сәламәтлеген тикшерергә мәктәпләргә чыгуны, авыллардагы медпунктларга баруны да планлаштыра. Район башлыгы күз хирургиясе үзәге эшчәнлеге белән дә танышты, бүлмәләрне үзгәртеп, хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү турында сүз алып барды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев