Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сугыш уты яна йөрәктә [+фоторепортаж]

Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан көннәрдә Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнәфи Фәлахиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Дәһшәтле елларны кичкән ветеранга Ходай озын гомер биргән. Чәбия-Чүрчи авылында туган егетнең әтисе сугышның беренче көн­нәреннән ил азатлыгы өчен яуга китә. 1943 елның ноябрендә туган авылында кичке мәктәпнең 7 сыйныфында укыган Хәнәфине дә армиягә алалар. Башта аның кебек яшь солдатларны Суслонгер лагеренда 6 ай дәвамында коллар урынына эшләтәләр. Суслонгер урманыннан иңба­шына куеп паровозга бүрәнә ташулар да, окоп, траншея казулар да калмый. Күп солдатлар бу җәбер-золымга түзми, ачлыктан һәм хәлсезлектән, суыктан үләләр. Х.Фә­ла­хиев 1944 елда фронт­ка җибәрелә. Ба­ку, Пятигорск, Махачкала, Ленинград, шәһәрләрендә барган сугышларда катнаша. «Суслонгерда күргән афәтләрен сөйләп бете­рә алмады, әтинең үзәгенә үткән булган», - ди өлкән кызлары Гөлфия. Сугыштан соң ул Грузиядә хезмәтен дәвам итеп, 1950 елда туган авылына әйләнеп кайта. Хәнәфи абый ин­де өлкән яшьтә булу сәбәпле, сугыш чорлары хатирәләре белән уртаклаша алмый. "Бик нык авырттым, шуңа хәтерем дә сыната, бик күп еллар узды", -ди. Алар 1953 елда Кукмара кызы Шәмсегалләм белән гаи­лә корып, биш балага гомер бирәләр. Кызлары Гөлфия, Зөлфия, Фирдания, Эльвира рес­публиканың төрле авыл-шәһәрләрендә, хәрби уллары Фәнис Во­ро­неж шәһәрендә яши. Һәрчак төп нигез җылысын саклаган әти-әни янына җыелып, хуҗалык эшләрендә булышалар. 63 ел гомерне бер-беренә терәк булып, иңне-иңгә куеп узылган әти-әнинең тормыш юлы балаларга өлге, үрнәк булып тора.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев