Әлеге сервиста ата-аналар балалар бакчасына түләгән өчен төп һәм өстәмә компенсацияне алуга гаризаны электрон төрдә тапшыра алачаклар.
Моның өчен ата-аналарның Бердәм идентификация һәм авторизация системасында (ЕСИА esia.gosuslugi.ru/registration) теркәлүе шарт. Шуннан соң компенсация алу өчен социаль яклау бүлегенә барып йөрисе булмый. Безнең районда балалары бакчага йөргәнгә төп компенсация 1900дән артык балага түләнә.
Нет комментариев