Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда автобус һәм ике җиңел машина бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

Кичә, 16 апрель көнне, Татарстанда М7 трассасында өч транспорт - Audi A-6, Mercedes Benz автобусы һәм "ГАЗ-2705" бәрелешкән. Башлангыч фараз буенча, автобуста 54 кеше (йөртүчене исәпкә алып) булган.

Чит ил машинасының 1972 нче елгы йөртүчесе Мәскәү ягыннан Уфага таба хәрәкәт иткәндә, тыелган участокта каршы як полосага чыккан. Бу вакытта каршы юнәлештә 1985 нче елгы ир идарә иткән пассажир автобусы хәрәкәт иткән. Автобус йөртүчесе бәрелеш булдырмас өчен, рульне читкә борган, автобус юл астына төшеп киткән һәм бер янына ауган.
Audi автомобиле артыннан хәрәкәт иткән "ГАЗ-2705" (йөртүчесе - 1977 нче елгы) бәрелүдән качып, уң як юлның астына төшеп киткән. Һәлакәттә гаепле булган ирнең автомобиленә шунда төшкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Зыян күрүчеләрнең берсе уртача авырлык дәрәҗәсендә РКХнә җибәрелгән.

Чыганак: Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев