Татарстанда мошенниклар бер тәүлек эчендә өч кешедән 2,5 миллион сум чамасы акча урлаган
Иң элек 53 яшьлек хатын-кызны, янәсе, зур процентлар алып торачаксың, дигән булып, 1,5 миллион сумыннан коры калдырганнар.
Ә ике кешегә акчасын, имештер, шулай ышанычлырак сакланачак, дип, банкның резерв счетына күчерергә кушканнар. Шулай итеп, боларны икесенә 1 миллион сумнан мәхрүм иткәннәр.
Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат кисәтә: кырыгалдарлар корбанына әйләнмәс өчен чит-ят кешеләрдән ишетелгән теге яки бу хәбәрне кат-кат тикшерергә кирәк. Шәхси мәгълүматларны һәм банк мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә, шулай ук акчаны билгесез счетларга күчермәскә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев