Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тау астында салкын чишмә… [+фоторепортаж]

31 августта Кызыл Мишә авылында төзекләндерелүдән соң унынчы чишмә ачылды. Авыл халкы бу вакыйганы көтеп алып, яше-карты бәйрәм буласы урынга ашыкты. Кызыл Мишә - чишмәләргә бай авыл. Биредә Мәхәббәт, Салкын, Зиннәт, Ярулла, Сәйдәш, Сара, Балтырган, Марсель, Гаян чишмәләре шифалы сулары белән сөендерсә, инде менә тыныч кына үз көенә аккан Төхфәт...

31 августта Кызыл Мишә авылында төзекләндерелүдән соң унынчы чишмә ачылды. Авыл халкы бу вакыйганы көтеп алып, яше-карты бәйрәм буласы урынга ашыкты.

Кызыл Мишә - чишмәләргә бай авыл. Биредә Мәхәббәт, Салкын, Зиннәт, Ярулла, Сәйдәш, Сара, Балтырган, Марсель, Гаян чишмәләре шифалы сулары белән сөендерсә, инде менә тыныч кына үз көенә аккан Төхфәт чишмәсенә яңа сулыш өрелде, ягъни яңабаштан төзекләндерелде. Чишмә заманча корылма эченә кертелеп, тирә-юне матурланды, кыскасы, ерактан үзенә җәлеп итеп торучы ямьле урынга әйләнде. Әлеге изге эш шушы авыл тумасы, Казан шәһәрендәге «Стройгазпроект Линда» җаваплы­лыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Ильяс Гаянов һәм аның игелекле туганнары ярдәме белән башкарылган. Чишмәне ачу тантанасында Ильяс Газыймулла улы үзе дә катнашып, авылдашларына мондый бүләк ясавы белән бик бәхетле булуын әйтте. «Бу көннәрдә бик күп бәйрәмнәр көтелә. Бәйрәмдә бер-береңә бүләк бирү элеккедән калган матур гадәт. Чишмәне безнең гаиләдән авылдашларга бүләк дип кабул итегез»,- диде мөхтәрәм якташыбыз. Кызылмишәлеләр яшәеш чыганагы булган чишмәне саклап, кадерләп торасыларына ышандырып, гөрләтеп кул чапты. Көмеш суын эчеп үскән өлкәннәр өчен Төхфәт чишмәсе тагын да кадерле. Чөнки кайчандыр табигатьнең олуг хәзинәсе булган серле бу урын күпме яшьләрне кавыштырган, вәгъдәләр бирүнең шаһите булган, авылның төп тереклек чыганагы булып торган.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев