Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Теремок“ нәниләрне сөендерә

"Балама бакча булса, эшкә бик чыгар идем дә". 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикабызда "Бәләкәч" программасына старт бирелгәч, мондый уфтанулы сүзләрне әйтүче аналар саны ел саен кими бара.

Чөнки соңгы 5 елда республикада 118 яңа балалар бакчасы ачылды, 80нән артык мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Әле 18 августта Лаеш районында берьюлы өч балалар бакчасы файдалануга бирелде.
«Быел без барлыгы 75нче балалар бакчасын ачабыз, бу рекордлы сан. 10000нән артык урын төзү планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да бу кадәр төзелмәгән. Хәзер, иң мөһиме, бу объект­ларның буш тормавы», - диде әлеге тантанада катнашкан Рөстәм Миңнеханов.

Шәмәрдәндә шушы көн­нәр­­дә капиталь ремонттан соң 120 урынга исәпләнгән "Теремок" балалар бакчасы үзенең инде ишекләрен ачты да. Анда хәзерге вакытта йөрүче балалар саны көннән-көн арта бара. "2014 елда "Таттрансгаз-Казань"га караган ике балалар бакчасы мәгариф идарәсе ведомствосына бирелгән иде.

Ремонттан без бик канәгать. Бүлмәләр яктырган, идәннәрдән линолеумнар алынып, паркетлар җәелгән, түшәмнәр яңартылган, яңа куелган тәрәзәләргә бик матур пәрдәләр эленгән. Зурлар төркемендәге балалар шөгыльләнә торган бүлмә зурайтылган, үзенә күрә сәхнәсе дә барлыкка килгән. Хәзер биредә ата-аналар катнашында да чаралар үткәреп булачак. Хәзер бакчага ата-аналар 60ка якын баланы китерде инде, яңа уку елы башлангач, тәрбияләүчеләр саны 80гә җитәчәк,- ди бакча мөдире Татьяна Давыдова.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев