Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тимершыкта спорт корылмасы ачылды [+фото]

Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту өчен нинди генә чаралар күрелми хәзер. Инде урамнарга да тренажерлары булган мәйданчыклар кора башладылар.

Андый объектлар узган елның августында республикада "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән кабул ителгән махсус программа нигезендә төзелә башлады. Ике ел эчендә 150дән артык типик корылма булдыру каралган. Быел безнең районда спорт корылмасының беренчесе узган атнада Тимершык урта мәктәбе базасында ачылды.

Үзенә күрә бәйрәмгә әверелгән чарага авыл халкы - укытучылар, тренерлар, балалар күп килгән иде. Җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте төзүчеләре аяк астына комлы катнашма түшәлгән, киртәләп алынган күркәм мәйданчык корып куйганнар. Тренажерлар урта яшьтәге мәктәп балаларына җайландырылган. Аларда беләк, корсак мускулларын ныгытучы күнегүләр ясарга, теннис уйнарга, тартылырга, этенергә, та­ганнарда тирбәлергә була. Тантанада катнашкан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов үзенең чыгышында әйткәнчә, Тимершык спортта уңышлары белән алдынгы төбәкләрнең берсе. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", диләр. Урам тренажерлары күрсәткечләрегезне тагын да яхшыртуга хезмәт итсен иде. Уңышлар дан өчен генә булмасын, сәламәт яшәү рәвешенә ныграк йогынты ясасын. Спорт кешегә куйган максатына ирешергә өйрәтә. Спорт мәйданчыкларында шөгыльләнү мәҗбүриләү, безгә фәлән сәгатьтә кадәр шушында булырга куштылар, диюгә кайтып калмасын иде",- диде җитәкче һәм тимершык­лыларны 2015 елда би­редә стандарт футбол мәйданчыгы төзүнең планга кертеләчәген әйтеп тә куандырды.

Урам тренажерлы мәйдан­чыклар нәкъ менә үзенә нинди булса шөгыль сайлау яшендәге балаларның кызыксынуын уята. "Мәй­данчык бик ошады, атынырга таганнар бар. Без монда дуслар белән бергәләшеп, күңелле итеп уйнаячакбыз" - диделәр мәйданчыкта мәш килгән Гөлназ Нәҗипова белән Галия Хаҗиева беравыздан.

-Күптән көтелгән вакыйга иде. Без моңа бик шат. Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар. Әни, анда шундый күңелле, бергәләп меник инде дип кенә торалар, - диде өч бала анасы Әлфия Хаҗиева да.

Тантанага җыелган ата-аналар аннан соң да таралмадылар, урамда үткәрелгән халык җы­­енында катнашты­лар. Җыенда авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина сөйләгәнчә, соңгы биш елда муниципаль берәмлек тер­риториясендә социаль-мәдәни-көнкүреш мәсьә­­ләләрне хәл итү, тормыш шартларын яхшырту максатында 350 миллион сумлык эш башкарылган. Җирлекнең үз бюджеты биш елга 10 миллион сумнан артмый. Зур төзелешләр республика, федераль бюджеттан финансланган. Саный китсәң, биш елда АПК программасы буенча - 45, сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары өчен 20 йорт төзелгән, Сабай авылы асфальт юлга тоташтырылган. Быел ачылган мәһабәт урта мәктәп бинасы исә август аенда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мил­ләттәшләребезне дә хәй­ран калдырды. "Мондый мәктәп күп шәһәрләрдә юк әле",- диештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев