Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Торак – 2012” операциясе

Торак фондында янгыннарны һәм кешеләрнең утта янып үлүләрен кисәтү максатында,

Россия һәм Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының уртак боерыгы нигезендә "Торак - 2012" күзәтчелек-профилактика операциясе үткәрелә.

Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәтенең Шәмәрдән махсус посты "Торак - 2012" операциясен Шәмәрдән, Кырбаш, Мичәнбаш, Олыяз, Өтернәс, Пүкәл,Сәрдә, Эзмә, Шекше, Алан-Елга, Курсабаш, Өчиле, Түбән Утар һәм Югары Утар авылларында үткәрә.Янгын сүндерүчеләр йортларда йөреп, өй хуҗалыкларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарлы булырга һәм күзәтү вакытында табылган җитешсезлекләрне бетерү чараларын күрергә тәкъдим итәчәкләр. Үз мөлкәтебезне һәм тирә-яктагыларны янгын куркынычсызлыгыннан саклауга карата битараф булмыйк, уяу булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар