Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәрбияләргә соңармыйк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда сабан культураларын чәчү төгәлләнде.

Бүгенге көндә кукурузның да 4000 гектары чәчелде (барлыгы 5500 гектар). Бәрәңгенең дә яртысыннан артыгы (500 гектарда игеләчәк) күмдерелде.

Хәзер төп игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлдерелде. Шушы максаттан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы базасында хуҗалыкларның баш агрономнары белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә идарәнең игенчелек бүлеге киңәшчесе Васыйл Кәбиров һәм "Россельхозцентр" идарәсенең Саба филиалы белгечләре үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев