Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ВАТАН-2011”

Алар жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм "ВАТАН-2011" конкурсы дипломнары белән бүләкләнде.

Казан шәһәрендә халык авыз иҗатына багышланган "Ватан-2011" яшьләр фестиваль конкурсының финал этабы үтте. Әлеге фестивальдә "Вокал", "Хореография", "Фольклор" номинацияләрендә безнең районның да талантлы яшьләре чыгыш ясадылар. Шулай ук педагоглар "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә үз укучыларының кул эшләрен тәкъдим иттеләр.Алар жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм "ВАТАН-2011" конкурсы дипломнары белән бүләкләнде. Ә Шәмәрдән лицееның сынлы сәнгать түгәрәге укытучысы Роза Сафина җитәкчелегендәге Балалар иҗат үзәге каршында оешкан "Декоратив-гамәли сәнгать" берләшмәсенең кул эшләре I урын яулап, "ВАТАН-2011" фестиваль-конкурсының гала-концертында катнашу хокукы алды.

Шулай ук Кече Шыңар мәдәният йортының Әлфия Билалова җитәкчелегендәге "Каз канаты" фольклор коллективының "Йомырка җыю йоласы" дигән фольклор тамашасы (әлеге коллективның бу чыгышы күптән түгел Пермь шәһәрендә узган 4нче Бөтенрәсәй "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә дә җиңү яулаган иде) һәм район мәдәният йортының "Кияү мунчасы" дип исемләнгән күренешләре (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) иң уңышлылары дип табылып, ике коллектив та 1 урыннарга лаек булды һәм Халыкара конкурска чакыру алды. Әйтергә кирәк, райондашыбыз, КФУ студенты Алисә Билалова да (сәнгать җитәкчесе Ә.Билалова) "Нәфис сүз" номинациясендә "Ана догасы" һәм "Теләнче" шигырьләрен зур осталык белән башкарып, беренчелекне яулады. Җиңүчеләрнең барысына да Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев