Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язгы “аҗаган“ сынады [+фоторепортаж]

Узган атнада Мамадыш, Теләче, Балык Бистәсе, Лаеш, Кукмара һәм Саба районнары командалары катнашында Шәмәрдән лицее базасында республика "Аҗаган-2016" хәрби-спорт уенының зона этабы үткәрелде.

Саба данын район турында җиңү яулаган Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучылары яклады. Командалар стройда йөрүдә, пневматик мылтыктан атуда, Калашников автоматын сүтеп җыюда, турникта тартылуда, химик саклану чараларын киюдә көч сынаштылар. Ватан сугышы тарихына, хәрби темага кагылышлы тест та нык белем таләп итте. Мисалга, илебездә ничә герой-шәһәр барлыгын, шуның ничәсе Белоруссия, Украина территорияләрендә икәнен белергә кирәк иде. Менә шундый "сират күпере"н узуда кадетлар сынатмадылар. Стройда йөргәндә ялгышлыкны иң аз җибәрүчеләр булдылар.

Кирилл Петров - турникта 24 тапкыр күтәрелеп, атуда 30 мөмкинлектән 24 очко туп­лап, Инсаф Шакиров автоматны 30 секундта сүтеп-җыеп, Адис Шәйдуллин химик саклану чараларын киюдә җитезлек күрсәтеп 1нче урыннарны алдылар. Горик Мкртчян һәм Рамил Шәйдуллин да призерлар булдылар. Кызлар да сынатмадылар: Гөлназ Абрамова -2нче, Лилия Фәрхуллина 3нче нәтиҗә күрсәттеләр. "Уңышлар - даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Без дәресләрдән соң хәрби-патриотик чараларда булабыз. Миңа кадет булу бик ошый",- дип шатлыгын уртаклашты Лилия Фәрхуллина.
Аларның ярыш төрләрендә туплаган очколары Саба районы командасын "Аҗаган-2016" уенының зона этабында 1нче урынга чыгарды. Хәзер кадетлар Түбән Камада үтәчәк республика ярышларына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев