Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Өйдә сызгырсаң янгын чыгамы?» [+фоторепортаж]

Узган атна районыбыз балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы атналыгы дип игълан ителгән иде.

Әлеге уңайдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә күп төрле чаралар узды. 228 нәнине үзенә туп­лаган "Бәләкәч" балалар бакчасында да атна дәвамында "Уттан сак­лан!" девизы астында әлеге тематикага багышланган төрле шөгыльләр оештырылды.

- Атналык кысаларында "Ут-дус, ут-дошман", "Куркыныч предметлар", "Куркынычсыз йорт" һәм башка темаларга сөй­ләшүләр, төрле шө­гыльләр үткәрелде, балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча төрле юнә­лештәге аңлату эш­ләре алып барылды. Балалар рәсемнәр ясадылар, әкиятләр сәхнә­ләштерделәр, электр при­борлары бе­лән бәй­ле төрле очракларда үзләрен сынап карадылар, күп мәгълүматлар алдылар. Бакчага йөрүче нәниләр ут белән саксыз эш итүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүенә чын-чынлап инандылар дип уйлыйм", - ди "Бә­ләкәч" балалар бакча­сы мөдире Гөлзилә Аху­нова. 7 апрельдә ат­­налыкка йомгак ясау һәм балаларның әлеге темага үзләштерелгән белем­нәрен гомуми­ләш­­терү мак­­сатыннан "Бәләкәч" ба­лалар бак­часының 1нче зурлар төркеме нә­ни­ләре (тәр­биячеләре Венера За­кирова) "Урман­дагы янгын" дигән әкият сәх­­­­нәләштерделәр. Әни­­­лә­­ре өйдә юклыктан фай­даланган куян ба­лаларының шуклыгы, шыр­пы белән уйнау сәбәпле өйдә янгын чыгу, кыскасы, аяныч ва­кыйгаларга ни­гез­ләнгән әкият тормыш чынбарлыгына бик якын торуын искәртте.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев