Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәйкәл булып яши батырлар

Кояшлы 22 июнь иртәсендә Саба халкын легендар диктор Юрий Левитан тавышы кабат тетрәндерде.

Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салганнар, тылда фидакарьләрчә көрәшкәннәрне искә алуга багышланган хәтер һәм кайгы митингы нәкъ менә тарихи шәхеснең шомлы тавышы белән башланып китте.
Фашист Германиясенең вәх­шиләрчә һөҗүменә каршы көрәшкә Саба районыннан 8427 кеше китә. Шуларның 4989ы туган ягына әйләнеп кайтмый, чит-ят туфракларда ятып кала. Өлкән буын вәкилләре, оешма-предприя­тие хезмәткәрләре, мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар катнашындагы митинг сугыш каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алып дәвам итте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында әлеге көннең тарихи асылын билгеләп үтте.
«Быел илебезнең тыныч тормышта, сугыш афәтләрсез яши башлавына 75 ел тулды. Без бик бәхетле буын, сугыш хакында кинолардан карап, укып кына беләбез. Әлеге тарихи датаны онытырга, илебез өчен башларын салганнарны хәтердән чыгарырга хакыбыз юк. Бүген яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр-шартлар бар: өйләрдә су ага, ут яна, газ кергән, юллар салынган. Әмма сугыш боларның берсен дә аямый, барысын да җимерә. Тормышның ләззәтен белеп яшәргә язсын, киләчәктә бу фаҗигаләр тарихта гына калсын. Яшь буынга тынычлыкның кадерен белергә, дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтик. Үз җилкәләрендә сугыш афәте кичергәннәрнең кадерен белик», - диде Рәис Миңнеханов. Альфред Габдрахманов сугыш кичкән каһарманнарның исемнәре хәтер түрендә булырга тиешлегенә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев