Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өйләреннән хәмер сатканнар

Кешеләрнең составында спирт булган сыекчалардан агуланулары, үлемгә китергән очраклар сыйфатсыз алкоголь продукцияне законсыз сатуга каршы көрәшне тагын да көчәйтү зарурлыгы турында сөйли. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге юнәлештә системалы эш алып барыла. Шәхси хуҗалыкларыннан спиртлы продукция сатучыларны ачыклауга да зур игътибар бирелә.

Агымдагы елның өч аенда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә шәхси йортыннан алкогольле эчемлек сатучы 4 кеше ачыкланып, алар Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.2 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылдылар. Моннан тыш иминлек таләпләренә җавап бирмәгән алкоголь продукциясе сатканнары өчен 2 кешегә карата җинаять эше кузгатылып, материаллары судка җибәрелде.
Әлеге фактлар районыбызда яшәүчеләрнең законсыз алкоголь әйләнешенә җитди карарга тиеш­лекләре турында сөйли. Өйләреннән спиртлы эчемлек сатучылар кешеләрнең сәламәтлегенә, тор­мышына куркыныч тудыра. Шуңа күрә өй шартларында исерткечләр әзерләү һәм сату фактлары турында кичекмәстән полициягә (тел: 2-32-02, 2-33-42, 02) хәбәр итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев