Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Буа театры «Һөнәр» фестиваленә алып килгән драмада артистлар берничә роль башкарды

«Абага» драмасында Ркаил Зәйдулланың мишәр хикәяләре сәхнәләштерелгән.

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале Казанда Буа театрының «Абага» драмасы белән дәвам итте. Спектакльдә артистлар Диләрә Садриева, Гөлназ Гыйззәтуллина, Гөлзада Камәртдинова, Булат Гәрәев, Вилнур Шәйхетдинов, Ирек Гайнетдиновлар берьюлы берничә роль башкарды.

Тамаша кичә Кариев театры сәхнәсендә күрсәтелде.

  • «Абага» драмасын яшь режиссер Егор Чернышов Ркаил Зәйдулланың мишәр хикәяләре буенча куйган. Спектакльнең икенче исеме - «Мишәр хикәяләре». Спектакль биш мөстәкыйль хикәяне берләштерә.

Фестиваль тамашачысы - Буа премьерасыннан соң драманың беренче тамашачылары. Тамашачылар арасында автор Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Газинур Морат, Камал театры артистлары Наилә Гәрәева, Әсгать Хисмәт, Фәридә Сафина бар иде.

Чакырылган театр белгечләре Андрей Пронин белән Оксана Кушляева спектакльдән соң традицион фикер алышулар вакытында тамашага үз бәяләрен бирде. Белгечләр спектакльне уңай бәяләде.

Спектакльне күрсәткәннән соң Буа театры коллективы Мәскәүгә юлга кузгалды – театрның Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә гастрольләре башлана.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев