Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Эмиль Талипов милләт мохитен тоючы кеше генә татар киноиндустриясе булдыра ала дип саный

"Режиссер халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, авырлыкларын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә һәм сеңдерергә тиеш", - ди артист.

Татар киноиндустриясен булдыру өчен татар мохитен тоючы һәм аңлаучы режиссерлар буынын тәрбияләргә кирәк. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов шундый фикердә. Бу турыда ул "Интертат" электрон газетасындагы "Шәһәрчеләр" проектына биргән интервью вакытында сөйләде

Эмиль Талипов әйтүенчә, татарларда совет чорыннан бирле үз киностудиясе булмаган. Шул сәбәпле буш урында нәрсәдер төзү бик катлаулы. "Әле без тир түкмәгән килеш кенә кино көтеп утырабыз. Алай гына булмый шул. Ул бит татар драматургының әсәрен алдың да, төшердең түгел. Аның өчен еллар үтәргә, режиссерлар тәрбияләнергә тиеш", - ди ул.

"Режиссер татар мохитен тоярга, аңларга тиеш. Аның йөрәге халык белән бергә тибәргә тиеш. Ул аның гореф-гадәтләрен, тарихын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә һәм сеңдерергә тиеш. Менә шул кеше кенә татар режиссеры булып, татар киносын барлыкка китерергә мөмкин", - диде Эмиль Талипов.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев