Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Иртәгә Татарстанда «Мулла» тулы метражлы фильмы прокатка чыга

«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды.

Татарстанда төшерелгән «Мулла» тулы метражлы фильмы 11 октябрьдә прокатка чыга. Ул республиканың бөтен кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

  • «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды. Режиссерлар – Әтнә театрының баш режиссеры Марат Әхмәтшин һәм яшь режиссер Әмир Галиәскаров.

«Мулла»ның идея авторы, башкарма продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин фильмны авыл югалу, рухи регресс проблемаларын күтәрә дип исәпли. «Мулла» – ул безнең тормыш, анңа күпләр үзләрен табачаклар», – ди ул.

  • Фильмның премьерасы быел апрель аенда булды. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алды һәм Президент призына ия булды. Татарстан киносы көннәрендә Казахстанда, «Евразия» кинофестивале кысаларныда Казахстанда, «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чиләбе өлкәсендә күрсәтелде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев