Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Исламия Мәхмүтова үзенең юбилей премьерасын чыгарды һәм котлаулар кабул итте

Юбилеен драматург һәм режиссер буларак каршылаган Тинчурин театрының легендар актрисасына медальләр, алтын сәгать, рәхмәт хаты бирделәр.

Тинчурин театры актрисасы Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилее уңаеннан премьера чыгарды һәм “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален кабул итте. Актрисага медальне, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын, алтын сәгатьне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. 

 

Котлаучылар арасында Мәхмүтовлар династиясенең кияве – Рузия Мотыйгуллинаның ире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та бар иде – ул Конгрессның югары бүләге булган медаль тапшырды. Чыгыш ясаучылар актрисаның таланты белән бергә аның ныклы холкын да зурлап искә алды.

Исламия Мәхмүтова юбилеен драматург һәм режиссер буларак каршылады –Тинчурин театрында озак еллар барган “Син бит минем бергенәм” пьесасын яңартып куйды.

Котлауларны ул үзенең сәхнәдәшләре, шул исәптән, кызы Лилия Мәхмүтова һәм кияве Ренат Шәмсетдинов та уйнаган спектакльдән соң кабул итте. Котлаучылар арасында Исламия Мәхмүтованың яраткан оныгы да бар иде - ул дәү әнисенең юбилее алдыннан гына армиядә хезмәт итеп кайткан. 

“Мин әле театрда алга таба да эшләргә ниятлим”, диде Исламия Мәхмүтова котлаулардан соң һәм тамашачысына, сәхнәдәшләренә рәхмәтләрен җиткерде. Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе аншлаг белән үтте.
  

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев