Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Мунча ташы” Казанны кыздыра

15 февральдән 25 февральгә кадәр 11 көн дәвамында “Мунча ташы” театры Казан сәхнәсен яулый. Инде сатылып беткән, дигән билетлар арасыннан безгә дип ялгыш кына качып калган ике билетны тартып чыгарды билет сатучы. Түбәнкамалыларның “Чамаламадык” тамашасын карау насыйп булгангадыр, күрәсең…

Халык исе китеп карый “Мунча ташы”н. Быелгы сезонда да кабатланмас, кызыклы программаларын алып килгән алар башкала халкына. Тормышыбыздагы җитешсезлекләрдән, җәмгыятьтәге кимчелекләрдән, түрәләрнең хәйләкәрлегеннән, халыкның елгырлыгыннан көлеп тә карадылар соң! Бүгенге көнкүрештә иң борчыган, иң күңелгә тигән күренешләрне ирония, сатира, нечкә юмор аша халыкка тапшырдылар. Тамашачы исә һәрберебезгә кагылган шул ситуацияләрдән яшь аша көлде, гөрләтеп кул чапты.

WhatsApp Image 2018-02-22 at 12.45.17

Театр тәрбияләргә тиеш, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел. Көлү аша тәрбияләгәнне халык аеруча да ярата, безнең менталитет шундый чөнки, сыктап йөрү арыткан.

WhatsApp Image 2018-02-22 at 12.45.21

Чит ил вәкилләренең Рәсәйне таркатырга теләүләре, әмма төп таркатучылар үзебездә булуын ачы көлү аша халыкка тапшырды түбәнкамалылар. Кимчелекле шәхси сыйфатлар, шуңа өстәп җәмгыяви шартлар, тәрбия дәрәҗәсе түбән булу аркасында тормышның аскы катында гомер итүче авыл агае һәм шәһәр агае күренешен дә кул чабып күзәттек.

Соңгы вакытларда иң күңелне әрнеткән мәсьәләне – тел проблемасын да үзәккә алып күрсәттеләр “Мунча ташлары”. Туган телен белмәү аркасында төрле кызыклы хәлләргә калган шәһәрдән кайткан авыл кияве, ахырда, татар телен өйрәнәчәкмен, дигән нәтиҗәгә килә. Тагын бик күп, бик күп мәсьәләләрне үзәккә алган иде күренешләр: эчкечелек дисеңме, торак-коммуналь фонды эшчәнлеге, юллар проблемасы да игътибардан читтә калмады…

Гадәттә, “Мунча ташы” тамашалары гел исерекләр белән бәйле дигән тәэсир кала иде. Бу юлы күпкә интеллектуаль, мавыктыргычрак булды дип саныйм. Җәмгыятьнең исереклеге, тирә-юньдәгеләрнең сәрхушлыгы болай да туйдырды бит инде.

WhatsApp Image 2018-02-22 at 12.45.19

Күңелемә иң ятышлы сүзләр исә Әнфис Кәлимуллин авызыннан яңгырады: “Сандугач нинди генә урманга кермәсен, нинди генә агачка кунмасын – сандугач булып сайрый. Аны башка кош булып сайрарга мәҗбүр итеп булмый. Әйдәгез, без дә татар булып калыйк, татарча сөйләшик, туган телне саклыйк, дуслар!”

Кыскасы, кемдер елмаеп, кемдер уйланып таралышты…

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев