Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татар яшьләре 100 ел элеккеге милли тормышны театральләштерде

Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәкъдим ителде.

Д’әрт һәвәскәрләр труппасы ХХ гасыр башындагы милли тормышны XXI гасыр карашы белән анализлады. Яшь режиссер Әминә Миндияр җитәкләгән труппа “Чаткылар” спектаклен тәкъдим итте.

Яшьләрнең “Чаткылар” документаль спектакле Фатыйх Әмирханның “Яшьләр”, Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесаларына, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләренә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Бурнашева һәм башкаларның истәлекләренә, шул чордагы вакытлы матбугатка нигезләнгән.

Документаль материалны Рәдиф Кашапов туплаган. Яшьләрнең консультанты - Рабит Батулла. Музыкаль бизәлеш – Миләүшә Хәйруллина. Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәкъдим ителде.

Тамашачылар арасында галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хабетдиновлар, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Низамиев, халык язучылары Рабит Батулла, Ренат Харис, әнисе һәм энесе белән килгән Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм һәвәскәр актерларның дуслары, туганнары бар иде.

Спектакльдән соң тамашачыга фикер әйтү өчен мөмкинлек тудырылды. Галимнәр һәм язучылар яшьләрнең эшен уңай бәяделәр, киңәшләрен җиткерделәр. Спектакльнең алга таба язмышы билгеле түгел. Ихтыяҗ булса, яшьләр аны алга таба да күрсәтәчәкләр.

  • Д’әрт һәвәскәрләр труппасы – Камал театры проектларының берсе. Театраль белем алмаган яшьләр труппасын Әминә Миндияр җитәкли. Яшьләрнең беренче эше – Илгиз Зәйниевның моннан 100 еллык элек булган вакыйгаларны яңарткан “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт” пьесасы буенча Камал театрының Кече залында куелган спектакль иде.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев