Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Татармультфильм” республиканың титрлы иң зур мультфильмын тәкъдим итте

Иң күп катнашучылары булган зур проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

“Татармультфильм” берләшмәсе үзенең ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус сайтына “Татарстан гасыры – 2” мультфильмын урнаштырды. Әлеге мультфильм республикадагы иң зур титрлы анимацион фильм булып тора.

Бүген әлеге проектны авторларына – Татарстан районнарыннан җыелган балаларга тәкъдим иттеләр.

Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Алга таба әлеге анимацион фильмны Вектатарстана.рф сайтыннан карап булачак. Бирегә мультфильмның 39 минутлык тулы версиясеннән тыш һәр районга багышланган өлеше ролик рәвешендә дә урнаштырылган.

Шунысы игътибарга лаек: мультфильмның титрлары да 4 минутка сузыла, һәр катнашкан баланың һәм координаторның исем фамилиясе бирелгән.

Оештыручылар әйтүенчә, монысы балаларга аеруча кызыклы, алар үз исемнәреннән скрин алып социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштыралар.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев