Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татарстанда "Су анасы" блокбастерын төшергәннәр

Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова катнаша.

Татарстанда режиссер Алексей Барыкин "Су анасы" блокбастерын төшергән.  Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кадрларны 2016 елда төшергәннәр. Ике ел дәвамында аны эшкәртү барган. Фильмны эшләгәндә, режиссер Каюм Насыйриның татар мифологиясенә кагылышлы очеркларын файдаланган. Картиналарны да галим яшәгән урыннарда – Яшел Үзән районында Идел елгасы ярында төшергәннәр. 

Режиссер тамашачыны башыннан азагына кадәр тотып тора торган Татарстан блокбастеры төшерергә хыяллануын әйткән. Махсус эффектлар, катлаулы трюклар да төшерелгән. Мәсәлән, Су анасы су өстендә йөргән күренешне күрсәтү өчен, су астында махсус басмалар төзелгән. Актрисаны очырту өчен, краннар белән күтәргәннәр.

Төп рольне - Су анасын яшь режиссер һәм мәдәният институты укытучысы Юлия Захарова уйнаган. Ул катлаулы трюкларны узе башкарган.

Яшь башкаручылар табу кыен булган. Нәтиҗәдә кыз бала ролен режиссерның кызы Катя Барыкина, ә малайны икенче режиссер Анна Невзорованың улы Коля Невзоров уйнаган. Балалар кино төшерү мәйданчыгына әзерлек белән чыккан, алар белән балалар студияләрендә эшләү тәҗрибәсе булган Юлия Захарова шөгыльләнгән. Балалар бер-берсенә ияләшкәннәр, бергә уйнаганнар, паркта йөргәннәр, бер-берсенә рольләрдәге сүзләрне әйткәннәр.

Шулай ук фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов һәм Гүзәл Шакирҗанова катнаша. Рольләр махсус алар өчен язылган. 

Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында әлеге фильм презентациясе узачак һәм тамашачылар фильм турында фильмны карый алачак.

Фильм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Икенче өлешен “Ника” фонды директоры һәм депутат Владимир Братухин финанслаган. Фильмны тарату белән "Апостол" компаниясе шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatspb.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев