Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча күпсерияле фильмны 25 август көнне Пермь өлкәсендә төшерә башладылар. Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Интернетта съемка жиреннән фотолар чыккан.
Актерлар составы:
Мортазаны — Рамил Сабитов, ә Упыриханы Роза Хәйруллина башкарачак. Сергей Маковецкий Профессор Лейбе; Елена Шевченко Изабелла; Александр Сирин Константин Арнольдович; Александр Баширов Горелов; Юлия Пересильд Настасья; Роман Мадянов Зиновий Кузнец; Евгений Морозов Игнатов; Дмитрий Куличков Иконников рольләрен уйный.
(Киләсен карар өчен фотоның уң ягындагы стрелкага бас)
Фильм төшерә башлар алдыннан, традиция буенча тәлинкә ваталар.
Съемканың беренче кадрлары.
Төшерү процессы:
Актерлар белән:
Төшерү урынының берсе:
Кадрларның кайберләре Татарстанда Кама буенда, Лаеш районы «Семрук» территориясендә төшереләчәк. Лаешта төшерү эшләре11 сентябрьгә планлаштырылган.
Фильм 2019 елның икенче яртысында телеэкраннарга чыгар дип көтелә.
Фото: скриншот инстаграм


Нет комментариев