Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Хәкимә Ильяс кызы Биктимирова үзенең 94 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды
Хәкимә Биктимирова Кукмара районы Янил авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Дүрт сыйныф белем алганнан соң апаларына ияреп колхоз басуына уракка чыга. Аннан колхозда төрле эшләр башкара. МТСта төзелештә ике җәй эшләгәннән соң колхоз аны Шәмәрдән икмәк кабул итү пунктына җибәрә. Бу елларда күргән авырлыкларны Хәкимә апа бүген дә тетрәнеп сөйли. «Чабата белән Кукмара районына җәяүләп симәнә орлыгына бара идек, кире товар поездына утырып Каенсар авылына кадәр кайтабыз, аннан Янилгә кадәр җәяү атлыйбыз.
Түбән һәм Югары Аты авыллары арасындагы елганы чабатаны чылатмас өчен салып чыга идек», – дип искә ала Хәкимә апа. Аннан озак еллар Шәмәрдәннең тире комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыга. «Алдынгылар Вымпелы минем өстәлдән бер дә күчмәде», – дип горурланып искә ала ул хезмәт елларын. Бүгенге көндә үткен фикерле, кешелекле әбекәй тыныч аткан һәр таңга куанып гомер кичерә.


Нет комментариев