Кәүсәрия Заһидуллина Балтач районы Борбаш Сәрдегән авылында гаиләдә сигезенче бала булып туган. VII сыйныфны тәмамлаганнан соң звеновод, аннары Норма авылында хат ташучы булып эшли.
Свердловск, Әлмәт шәһәрләрендә цемент заводында хезмәт куя һәм ГРЭС төзүдә катнаша. 1975 елда Балтачның райтопсбытына эшкә урнашып, 1987 елда лаеклы ялга китә. Өч баласы, җиде оныгы, ун оныкчыгы бар. Кәүсәрия Заһидуллина кече кызы белән Шәмәрдәндә гомер кичерә.


Нет комментариев