Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән.

Күбебезнең 25-30 сутый бакчасы бар, аннан елына карап 300, 600 яки 1000 чиләк бәрәңге җыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел азрак булды, кысып тотасы инде, – дибез. Мең чиләк чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, – дибез. Әле теге 900 чиләге кала бит, дип уңышка сөенү юк, калган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягын уйлап башны авырттырабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә "Ибраһим” сурәсенең 7 аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, – дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: урлаганым юк, хәрам ашамыйм, – ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр.

           Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев