Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Хатын-кызларга Ислам дине буенча, таләп бик зур.

Алар-нәселне  безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр, хәл итүчеләр. Шуңа күрә аларга кием мәсьәләсендә таләпләр катгыйрак куела. Риза булып кияүгә чыккан, гаилә булып яшәргә килешкән икән, никахлы ир хатынының бизәнеп-төзәнеп, чәчен тузгытып, изүен, аякларын ачып, урамда кемнедер кызыктырып йөрүе кемгә кирәк? Моннан гаилә ныгыймы, үзенә әйбәт буламы, балаларына, киләсе буынгамы? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһүә сәлам) әйтте:  “Тиешсез киемнәр белән тиешсез рәвештә урамда йөрсәгез, зәгыйфь иманлы бәндәләрнең сезгә зыян салулары бар. Шуңа күрә сез-хатын-кызлар, урамга әллә ни бизәнеп чыкмагыз. Бизәнеп, матурланып, ирләрегезнең кайтканын көтеп торыгыз“, - диде. Бездә ничек бүген? Хатын-кыз нинди матур киеме бар, нинди матурлык әйберсе бар, бөтенесен киеп, төзәнеп-ясанып урамга чыгып болганып йөри. Ертылып-буялып беткән сәләмәсен киеп ирен каршылый. Бу безнең дөрес тәрбия бирмәвебезне күрсәтә. Зәгыйфь, авыру, җитлекмәгән балалар тууга да хатын-кызларның үзләрен тиешенчә тотмаулары сәбәп булырга мөмкин. Алар мөселманнарга хас киенеп, мөселманнарча яшәсәләр, акылга зәгыйфь, авыру балаларның тууы бик күпкә ким  булыр иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев  вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев