Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

ДӨНЬЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ НИЛӘР АШЫЙЛАР?

Безгә гадәти булып тоелган ризык планетабызның икенче почмагында бөтенләй сәер булып күренергә мөмкин. Мәктәп ашханәләре белән дә шул ук хәл. Дөньяның төрле илендә мәктәпләрдә ничек ашаталар соң?

Франция

Биредә мәктәптә ашатмыйлар, ашханә дә юк. Ләкин өстәл футболы яки теннисы өчен зур зал, капкалап алуның да төрле варианты бар. Мисал өчен, икмәк кибетенә барып, багет сатып алу. Еш кына укучылар ашауны үзләре белән ала. Теге зур залда микродулкынлы мич белән җылыта. Иртә белән өйдән алынган ризык термосумкага менеп кунаклый да, аны кирәкле вакытта җыытып ашыйлар. Кайвакыт укучылар сосиска, эремчекле сыр, печенье белән дә тамак ялгый.

Япония

Биредә дә мәктәп ашханәсе юк. Шуңа барысын да өйдән алырга туры килә. Уку 07.30дан башлап 15.00гә кадәр дәвам иткәч, ланч та, төшке аш та алып бара алар.

Мисал өчен, дөге боткасы белән махсус кушылма – фурикакэ булырга мөмкин. Аны диңгез кәбестәсе, лоба (ачы торма сорты) яфраклары һәм көнжет орлыгыннан ясыйлар. Фурикакэ дөгене тәмле һәм файдалы итә. Япониядә пилмәннәрне кыздырып бирәләр. Мәктәпкә су йөртү кирәклеге юк, чөнки су белән тәэмин итәләр икән.

Көньяк Корея

Биредәге мәктәптә ашаталар. Шуңа да өйдән ризык ташымый укучылар. Башлангыч сыйныфларда төшке ашка сөт һәм кабартма бирсәләр, урта сыйныфларга – бары тик әбәт кенә. Һәм боларның барысы да – бушка. Өлкән сыйныфларда ашау өчен аена 65 доллар түләргә туры килә. Кичке аш варианты – “продленка”га калучылар өчен менә дигән әйбер.

Поднос укучылар өчен табак-савыт та булып тора. Шуңа берничә тәлинкәне җыярга кирәкми. Мисал өчен, биредә – кимчи кәбестәсе, кәтлит, салат һәм шоколадлы кабартма. Моннан тыш карабодай токмачыннан пешерелгән аш, яшелчәләр, йомырка һәм колбаса белән кыздырылган дөге.

АКШ

Биредәге кайбер мәктәпләрдә кафелар юк. Шуңа укучылар ризыкларны термосумкада йөртәләр.  Иртәнге аш өчен булган савытлар, гадәттә, металлдан ясалган, аларның һәр өлеше җыелып куела. Мисал өчен, америкалылар сыр һәм күркә итеннән ясалган бутерброд, имбирьле печенье, яшел алма ашыйлар. Гадәттә, ашамлыкларны төрләндерергә, рационда җиләк-җимеш, десерт һәм төп ризык булсын, дип тырышалар. Бу рационда клетчатка, витаминнар һәм аксым булсын өчен кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: mel.fm, yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев