Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Инстаграмда популяр булу серләре

Бүген бар да Инстаграмда уңышлы проектлар алып бару турында хыяллана. Хәер, кемдер башкаларның фотосын карау өчен дә теркәлә анда. Без исә беренчеләргә, популяр булырга теләүчеләргә 10 киңәш бирергә уйладык:

1. Инстаграм ул — фото һәм видео өчен уйлап табылган социаль челтәр. Шуңа күрә матур итеп фотога төшерергә һәм төшәргә өйрәнү кирәк. Моның өчен pinterest дигән сайтка кереп илһамланырга киңәш итәм. Андагы матурлыкны карый-карый, сез дә фотосурәт төшерергә һәм төшәргә өйрәнерсез дигән өметтә калам. Һәм тагын бер мөһим әйбер: камерагызны чиста тотыгыз. Телефон гел кулда, я кесәдә, шунлыктан камера шактый пычрана, бармак эзләре белән тулган була. Фотосурәткә төшерер алдыннан, камераны чиста тукыма белән сөртегез!

2. Фото астында текстыгыз да кызык булса, аккаунтыгызга язылган халык сезнең белән әңгәмәгә теләп керәчәк. Һәр комментарийга җавап языгыз, берсе дә җавапсыз калмасын.

3. Текст кызык булсын өчен, актуаль темаларны күтәрегез, һәр кешегә дә аңлашылырлык, күңелләренә якын темаларны сайлагыз.

4. «Текстым да шәп, фотоларым да матур, тик язылучылар барыбер аз», диярсез сез. Моны үзгәртер өчен дусларыгыздан үз битләрендә сезнең аккаунтыгыз турында җылы сүзләр язуларын сорагыз. Көнгә бер дустыгыз гына язса да, ? менә дигән реклама була ул. Дусларыгыз булмаса, инстаграмны читкәрәк куеп, Дейл Карнеги китапларын укыгыз.

5. Проактив булыгыз. Хәзерге заманда актив булу гына җитми. Идея, фикерләрегезне танылган блогерлар белән бүлешегез, бергә постлар уйлап табыгыз. Блогерларга кызык булса, алар сезнең белән эш итәр, һәм әлбәттә, үз аккаунтларында сезнең турында сөйләр.

6. Иң мөһиме — тәртип һәм ихтыяр көче. Кайвакытта, лайк һәм комментарийлар аз булганда, бу эшне ташлыйсы килә. Көн саен яңа, кызык темалар уйлап табу авыр була башлый. Ләкин ихтыяр көчегез булса, андый гына авырлыклар сезне куркытмас.

7. Инстаграмыгыз күзгә дә матур булырга тиеш, моның өчен төрле фильтрлар кулланырга була миңа иң ошаганнары:#VSCO #PhotoDirector #Snapseed . Бер фильтрны сайлап алгач, сезнең инстаграм битегез дә яңа тормыш белән яши башлаячак!

8. Инстаграм лентасыннан кала, әле сториз һәм лайф бар икәнен онытырга һич ярамый. Бу үзе бер тема, шуңа күрә бу юлы әйтеп кенә китәм. (Бәлки соңрак бу темага әйләнеп кайтырбыз).

9. Самими һәм ихлас булыгыз. Ниндидер рольгә кермәгез, уйнаганны кеше бик тиз тотып ала. Тагын бер әһәмиятле момент: бөтен белгәннәрегезне подписчикларыгыз белән чын күңелдән уртаклашыгыз: кайда очсызрак авокадо сатып алып була, яхшы гинеколог турында мәгълүмат, туфли аякны кырса, нишләргә… Минемчә, белгәннәрең белән бүлешү — хөрмәт һәм ярату билгесе.

10. Һәм бу исемлекнең иң якты пункты: тормышта да кызыклы кеше булу. Сезнең белән газета-журналлар кызыксынсын, интервьюларга, төрле чараларга чакырсыннар (чакырмасалар, үзегез йөрегез, алдагы 5 пунктны онытмагыз). Газета-журналлар өчен мәкаләләр әзерләгез, алар сезнең турында язарлар, фотогызны куярлар, ә сез бу казанышларыгыз белән инстаграм битегездә таныштырып барырсыз.

Мин уннан артык пункт та яза алыр идем, әлбәттә, чөнки инстаграм чиксез бер дөнья!

Ләйлә Лерон

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев