Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ир-ат бабасы яшергән хәзинәне тапкан

Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Дамир Илялов үз йортында хәзинәгә тап булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Ир-ат гаилә нигезе булган йортта төзекләндерү эшләре башлаган. Хәзинәгә дә шул вакытта тап булган. Яшерен урында, бакыр һәм көмеш тәңкәләр белән тулы кечкенә капчык, революциягә кадәр гамәлдә булган кәгазь акчалар һәм облигацияләр сакланган.

«Бу йортны әтиемнең бабасы Шакирҗан карт төзегән булган.  Аның гаиләсе муллыкта яшәгән. Йорт хуҗасы баш киемнәре тегү белән шөгыльләнгән. Кәгазьгә төрелгән күн кисәкләре дә табылды. Кызганычка каршы, Шакирҗан бабайның язмышы турында безгә берни мәгълүм түгел. 20 нче елларда аны кулга алганнар, дип уйлыйбыз», — дип сөйләгән  Дамир.

Кәгазь акчалар һәм облигацияләр күләме 22 мең сум.  Араларында Екатерина II cурәтләнгән 100 сумлыклар да, 1917 елда чыккан 1000 сумлык та бар. Яшерен урында шулай ук шприц, кечкенә пычак табылган.

Дамил Илялов хәзинәнең бер өлешен Троицк шәһәрендәге мәчетләрнең берсенә бүләк итәргә булган.

Фото: region-uu.ru

magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X