Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Каз эчеп үлгән

Бер елны күрше әби урамда каз бәбкәләре сатучыдан ун бәбкә алды. Ләкин, кая ул, ана каз якын да китермәде аларны.

Берничә  көн шулай  азапланды әби, иртән көтүгә сарыклар  чыгарганда күршеләренә дә зарланып  алды. “И, тапкансың зарланыр нәрсә! Син казга  аз гына аракы эчер, аннары бәбкәләрне  куш. Шуннан  соң ияләнә башлый  ул”,– дип  киңәш бирделәр аңа. Шуннан  соң әби җәһәт  кенә өйгә керде дә,  казны тотып, уынырга дип  алган спиртны рюмка белән аның  авызына  салды. Аннары бәбкәләрне дә каз  янына  җибәрде. Үзе  өенә кереп, бисмилласын әйтеп,  тәмләп чәй эчәргә  утырды.    Бераздан  дөбер-шатыр  килгән тавышка ишек  алдына  йөгереп  чыкса, бичара  казның  авызыннан  күбекләр  килгән, үзе янында  йөргән бәбкәләргә канатлары белән шап-шап  сугынган чагы була. Бәбкәләр бу хәлдән, төрлесе-төрле якка таралышып  беткәннәр.  Каз берничә көн аңгыраеп  йөргәннән  соң,  җан тәслим  кылган иде.

Данил Галләмов.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев