Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

«Татар Дозор – 2018» квест-уенын оештыручылар кызыклы биремнәр әзерли

«Татар Дозор – 2018» квест-уенын әзерләү кысаларында оештыручылар Иске татар бистәсе бетү һәм Яңа татар бистәсе башлану чигендә урнашкан Тинчурин паркына кечкенә генә сәяхәт уздырдылар.

Берничә кешелек төркем Девятаев һәм Меховщиклар урамнарын гизде, экскурсияне алып баручы Айрат Фәйзрахманов бомбардировка урыннары билгеләнгән сугыш чоры фотолары белән таныштырып китте.

Шулай ук тыңлаучылар 1нче Татар Гимназиясе янында урнашкан Иске Таш мәчете һәм Яңа татар бистәсендә урнашкан башка мәчетләр, Мәҗит Гафури урамында урнашкан агач йортлары, бистәләрдә яшәүчеләрнең һөнәрләре турында һәм башка күп кенә кызыклы тарихи фактлар белделәр.

Тиздән #татардозор2018, катнашучылар сезне бик күп кызыклы биремнәр көтә!

Фото: http://tatar-congress.org

http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев