Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Үзе дә йөргән!

Кибеттә олы яшьтәге апаларның үзара гәпләшүенә колак салам. Сүзләре гаилә тормышын җимереп, ирләрне аздырган хатыннар хакында иде. Кыскасы, берсенең башлы-күзле булган улы чит хатын белән чуала башлый. Ана кеше гаиләне саклап калу өчен күп тырыша. Тырышлыгы бушка китми.

- Киленең безнең күрше иде бит. Бөтен авылыбыз белән сөендек аерылышмый калганнарына,– дип куанычын белдерде апаларның берсе.

- Үзем йөрдем бит, малай, үзем йөрдем,– диде икенчесе аңа каршы эчке горурлык белән. Әмма “Үзем йөрдем” дигән сүзе әңгәмәдәшенә шулхәтле көчле тәэсир итте ки, ул аны бөтенләй башка мәгънәдә аңлап: “Әстәгъфирулла, үзең дә йөрдеңмени?!  – дип хәйраннарга калып,  билен бөгә-бөгә, кулларын чәбәкләргә кереште. Моны  көтмәгән апа читенсенеп калды.

- Улым белән киленем аерылмасыннар өчен күп йөрдем димәкче идем,– диде дә, әйбер дә алмыйча, кибеттән чыгып китте.

Ф.Хәмитов

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X