Саба таңнары

1 июльдән Татарстанда суга тариф 4,7 процентка артачак

Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

1 июльдән Татарстанда эчәргә яраклы суга һәм түгелә торган суга тарифлар артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

«Татарстанда эчәргә яраклы суга тарифлар үсеше - 4,7 процент, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 9,2 процентны тәшкил итәчәк», - диде ведомство җитәкчесе.

Шул ук вакытта ул, 2021 ел белән чагыштырганда, эчәргә яраклы суга тарифларны дифференциацияләү 7 процентка, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 2 процентка кимүен искәртте. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: