Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

109 кешедә онкология авыруы ачыкланган

Зөфәр Сираҗиев, баш табиб: -Дәвалау-профилактика учреждениеларе челтәре - халык сәламәтлеген саклауда мөһим шартларнын берсе. Райондагы Саба узәк, Шәмәрдән участок хастаханәләрендә, Икшермә һәм Лесхоз табиблык амбулаторияләрендә, 41 фельдшер-акушерлык пунктында әлеге бурычны 64 табиб, 250 урта, 90 кече медицина хезмәткәр һәм 78 башка хезмәт курсәтүче персонал үти. 2013 елда районга 5 яшь...

Зөфәр Сираҗиев,

баш табиб:

-Дәвалау-профилактика учреждениеларе челтәре - халык сәламәтлеген саклауда мөһим шартларнын берсе. Райондагы Саба узәк, Шәмәрдән участок хастаханәләрендә, Икшермә һәм Лесхоз табиблык амбулаторияләрендә, 41 фельдшер-акушерлык пунктында әлеге бурычны 64 табиб, 250 урта, 90 кече медицина хезмәткәр һәм 78 башка хезмәт курсәтүче персонал үти. 2013 елда районга 5 яшь табиб эшкә кайтты, шул ук вакыттатөрле сәбәпләр белән 4есе эштән китте. Бугенге көнгә районга 8 табиб җитешми.

Узган ел, хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны 185328гә җитте. Бу исә уртача алганда райондагы һәр кеше елга 5,9 тапкыр дәвалау-профилактика учреждениеләрендә булган дигән сүз. Әлбәттә, дәвалау - профилактика учрежденияләренә авырып китучеләр генә килми. Еш кына кешенең сәләмәт икәнлеген раслау очен дә табиб белешмәсе кирәк. Медицина хезмәтеннән файдалану ихтыяҗының тууы авырган очракларда гына түгел, ә җәмгыятьтә ныгып урнашкан социаль нормалар яшәеш кагыйдәләре белән дә аңлатыла.

2013 елда 4000 өлкән кеше, 6921 балаа (шуларның 178 ятим һәм авыр тормышта яшәүче балалар) гомуми диспансерлаштыру үтте. Нәтиҗәдә 215 өлкән кешедә, 2075 балада төрле авырулар табылды. Өлкәннәр арасында ешрак йөрәк-кан һәм нерв системасы, ә балаларда азканлылык, сулыш органнары, ашкайнату органнары, сөяк- мускул авырулары ачыкланды. Өстәмә тикшеренүләр узу өчен республика хастанәләренә 150 кеше җибәрелде. Хисап чорында 109 кешедә онкология авыруы ачыкланды, шуларның -10ысы диспонсеризация вакытында. Шушы сан гына да диспансерлаштыруның никадәр әһәмиятле булуы турында сөйли.

Авыручанлык күрсәткечләренә килгәндә, узган ел һәр 1000 кешенең 877 авырды. Ятып дәвалану зарурлыгы туган очракта хастаханәләрнең мөмкинлекләре шактый. Стационарларда берьюлы 161 авыру дәвалана ала. Узган ел хастаханәләрдә 5268 авыру сәламәтлеген ныгытты. Аларны тукландыруга 4814186,87, медикаментларга 34553409,15 сум акча тотылды. Медицина ярдәме ашыгыч соралган очракта да мөмкинлекләребез зур. Узган ел бу хезмәттә 10293 чакыру алынды.

2013 елда үзәк хастаханәдә томография аппараты эшли башлады, ул күрше район халкына да хезмәт күрсәтә. Барлыгы 1430 тикшерү үткәрелде.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең башлангыч буынын, мәгълүм булганча, фельдшер-акушерлык пунктлары тәшкил итә. Аларда 43 фельдшер эшли. Кубесе югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия. ФАПларның матди-техник базасы ныгый бара. Соңгы ике елда гына да 3 модульле ФАП (Олы Кибәчедә, Корсабашта, Түбән Симеттә), фельдшер-акушерлык пункты булган 5 куп функцияле үзәк (Иләбәр, Оет, Түбән Утар, Татар Икшермәс, Кече Кибәче) ачылды. 16 ФАП капиталь ремонтланды. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында Шәмәрдән участок хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Яңа елны да күңелле вакыйга -клиник-диагностика лабораториясе һәм стоматология бүлеге ачып башладык. Без моның очен, әлбәттә, Президентыбызга, үзебезнең министрлык җитәкчеләренә һәм төзелеш-җиһазландыру мәсьәләләрен һәркөн игътибарга тоткан районыбыз башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев