Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

120 яшьлек кыз (булган хәл)

«Үзегез карагыз ышанмасагыз», - ди ул, миңа паспортын күрсәтеп. Мин карыйм: туган елы - 1896. Минем әллә кайчан теге дөньяга күчкән әбидән дә өлкәнрәк. «Картрак» дияргә тел бармый, аңа унсигез-егерме яшьтән дә күпне бирерлек түгел. «Паспортың яңа ич», - дим, ниндидер җеп очын тапкан кебек.

Ул елмая: «Нәрсә, унтугызынчы гасыр паспорты булырга тиешме әллә?» Елмаюына карап дертләп куям: ике яктан да азау тешләре аз гына чыгынкырак сыман. «Вампир... - дигән уй узып китә. -Юктыр ла... Мөмкин түгел...» Йөз егерме яшьлек кеше булырга мөмкин инде. Тик ул берничек тә болай чибәр кыз килеш саклана алмый, һич югы матур әби кыяфәтендә булырга тиеш. Һәм мин ипләп кенә дежур сораулар бирәм.

- Үзегез турында аз гына сөйләп узсагыз...
- Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Барыбызның да бер төрле үк биография: авыл, мәктәп, аннан бәхет эзләп шәһәргә китү. Мин игълан буенча барып бала караучы булып урнаштым. Урысча бик яхшы белми идем әле, шуңа курку да бар иде. Бәхеткә, татар гаиләсе булып чыкты. Байлар инде, үз тараканнары белән, шулай да начар кешеләр дип әйтә алмыйм. Акчасын түләделәр, юкка-барга бәйләнмәделәр... Балалары да бик сөйкемле кыз бала иде...

Мондый көнкүреш темасы хәзерге укучыны артык кызыксындырмый. Шуңа да сүзне сәяси яссылыкка күчерергә ашыгам. Революция еллары турында сорау бирәм. Әмма ул кул гына селти:
- Сез нәрсә! Булмады бернинди дә революция минем дәвердә.
- Ләкин тарих дәреслекләрендә...
- Тарих дәреслекләрендә әллә нәрсәләр бар. Аның барысына да ышанырга кирәкми, диләр.

Бу мәсьәләдә чынлап та төрле каршылыклар бар. Бәхәсле тема. Шуңа күрә, репрессия елларына да, сугыш темасына да кагылып тормыйм. Аннан соң, бәлки, бу темага кагылырга теләмәвенең үз сәбәпләре дә бардыр. Шәхси сәбәпләр. Болганчык дәвер булган ич, кемнең кем ягында икәнен дә аңларлык түгел. Сүзне хатын-кыз темасына борам.
- Ирегез исәнме әле?
- Юк... -ул бер мәлгә аптырабрак кала. - Кызым бар.
- Ул әле исән-саудыр бит?
- Исән-сау. Авылда әле. Әни янында.

Бу сүздән сискәнеп китәм. Тик бернәрсә дә сиздермәскә тырышам. Шулай да:
- Әниегез исәнмени? -дигән сорауны тыеп өлгерә алмый калам. Кыз елмая:
- Әйе, аллага шөкер. Әбием дә исән. Безнең зат озын гомерле.
Аңлашыла. Мин тагын аның азау тешләренә күз салам.
- Кияүгә чыкмадыгызмы?
- Тиздән чыгам.
- Ә?!. Ул кем, ничә яшьтә?
- Казан егете. Эшкуар. Егерме биш яшьлек.

«Егерме биш яшьлек! -дип уйлыйм мин, паспорттагы туу датасын күз алдына китереп. -Бу бит сенсация! Алла Пугачева никахлары чүп кенә моның янында». Һәм кызга күз ташлыйм - егерме биш яшьлек егет моның янында өлкәнрәк тә кебек булып тоела. Яшь, чибәр. Һәр хәрәкәтеннән дәрт, наз ургылып тора. Хас та менә вампир киноларындагы гүзәл затлар кебек. Кыз дисәң дә кыз инде!

- Ә сезнең вампирлар турында укыганыгыз бармы?
Кыз көлемсерәп карый.
- Юк. Мин куркам андый нәрсәләрдән.
- Мәчеткә йөрисезме әллә?
- Юк инде, намазга баскан кеше дип әйтерлек түгел. Болай ара-тирә кергәләштерәм. Хәер бирергә шунда, укытып чыгарга. Әлегә шул. Калганы бераз олыгайгачрак булыр, мөгаен.

Ул елмая. Мин тагын аның аз гына чыгыбрак торган азау тешләрен күзәтәм. Күңелгә шом йөгергәндәй була. Тик үземне кулга алам, бер карасаң, һәркемнең азау тешләре шулай аз гына чыгынкы була бит инде ул. Ә елмаюы матур. Тагын ниндидер сорау бирәсе килә. Тик баш эшләп җитми. Вампирлар кешене гипнозлый, диләр бит, шундый нәрсә-фәлән түгел микән.
- Сез каршы булмасагыз, мин кузгалыйм инде, - дип мут елмая кыз.
- Ашыгасызмы әллә?
- Паспорт өстәле бикләнер дип куркам. Гариза калдырып чыгарга кирәк.
- Ә?!
- Әйе. Паспортны алыштырган идем бит. Туу датасын дөрес язмаганнар. Шуны үзгәртергә кирәк. Сез гафу итегез инде...

120 яшьлек кыз тагын бер кат якты елмаю белән бүләкли дә ашыгып китеп бара...

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев