Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 миллион сум акча урлауда шикле ир белән хатынны эзлиләр [+фото]

16 июньдә полиция бүлегенә бер банктан 14,2 миллион сум акча урлануы турында гариза керә.

Инкассаторлар китергән букчадагы акчаның бер өлеше ялган акча - "Банк приколов" дигән язулы муляжлар белән алмаштырылган була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять кылуда шикле кешеләр - банкның касса мөдире 39 яшьлек Астафьева Светлана Геннадьевна белән аның ире 37 яшьлек Спирин Юрий Александрович эзләнә. Алар икесе дә чыгышлары белән Чистайдан. Җинаять кылынган көнне ак төстәге "Опель Астра" машинасы белән хәрәкәт итүләре ихтимал.Машинаның дәүләт теркәү номеры - О331УВ (116).
Мәгълүматлы булучыларны 02 яки 291-20-02 (ТР Эчке эшләр министрылыгының ышаныч телефоны) номерлары буенча элемтәгә керүләрен сорыйлар.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев