Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 елда 123 көн ял итәбез

Яллар бетте дип кайгырмыйк,әле алда безне тагын бик күп ял һәм бәйрәм көннәре көтә.


2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре:

2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек.
7 гыйнварда - Раштуа көнне ял иттек.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне.
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
9 май - Җиңү көне.
12 июнь - Россия көне.
30 август - Татарстан Республикасы көне.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.
2016 елда Ураза бәйрәме - 5 июльгә, Корбан бәйрәме - 12 сентябрьгә туры килә.

Гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда - 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә. Россия көне уңаеннан, җәй көне - 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөрмәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Татарстанда ел саен 30 августта - Республика көне, 6 ноябрьдә - Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге "каникулларына" тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә). Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә.

Гомумән санаганда, быел Татарстанда 243 эш көне (20 февраль, 4 июль, 29 август һәм 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак), 123 ял көне булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне, дип яза intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X