Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора.

2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак. Бу хакта Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин "Россия 24" каналына биргән интервьюсында әйтте.

Бүгенге көндә Россия мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора.

“Без аларга (кырым татарларына - Т.и.иск.) һәрьяклап ярдәм итәбез. Мәсәлән, хаҗ кылу сәфәрен оештыруда булышабыз. Шулай ук үзебезнең ислам уку йортларына аларның имамнарын чакырып, курсларда белем дәрәҗәсен күтәрәбез”, – диде Равил Гайнетдин.

Аның сүзләренчә, Кырымда уздырыла торган дини чараларны оештыруда да Россия Диния нәзарәте зур ярдәм иткән. "Безнең инициатива белән Бахчасарай шәһәрендәге Хан сарае һәм Олы хан мәчете реставрацияләнелә", - диде ул.

  • 2014 елның 18 мартында Кырым ярымутравы Россия Федерациясе составына кушылды. Бүген анда якынча 229 мең кырым татары һәм 42 мең татар яши дип исәпләнелә.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев