Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елдан туган телләрне саклау һәм үстерү институты булдырылачак – Илсур Һадиуллин

Аның сүзләренчә, дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту программалары раслангач, яңа буын дәреслекләр эшләүгә керешәчәкләр.

2019 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә туган телләрне саклау һәм үстерү институты булдырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте. Утырыш ТР Фәннәр академиясендә үтте.

Илсур Һадиуллин РФ Президенты Указы белән туган телләрне саклау фонды булдырылганын искәртте. Аның сүзләренчә, фондтан тыш институт та оештырыла. “Элек педагогика хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү академиясе бар иде. Менә шул институт базасында туган телләрне саклау институты булыр дип көтелә, ләкин әле төгәл мәгълүмат юк. Бу институтның структурасын әлегә белмибез”, - диде.

Узган атнада Санкт-Петербургта туган телләрне укыту концепциясе буенча эшче төркем утырышында Татарстан вәкилләре дә тәкъдимнәр керткәнен әйтте. “Бүген туган телләрне укыту һәм туган телдә белем бирү мәсьәләсендә төгәл аңлау юк. Әгәр хәзер туган тел әдәбиятын укытуны игътибардан читтә калдырабыз икән, бернигә ирешә алмаячакбыз. Шул хакта әйттек”, - диде Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, концепция проектын рәсми рәвештә алгач, Казан федераль университеты, Фәннәр академиясе белән ашыгыч киңәшмә үткәреп, шул юнәлештә эш башлау кирәк булачак.

“Бүген дәүләт теле буларак татар теленнән укытуның якынча программалары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәбез. Туган тел буларак татар телен укыту программалары да әзер, алар экспертиза узды. Мәскәүдә чираттагы киңәшмәне көтәбез. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту программалары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак”, - ди министрның беренче урынбасары.

“Авторлар коллективын туплагач, без фәнни хезмәткәрләрне, бу юнәлеш буенча белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче педагогларны да исәпкә алырга тиеш. Мәгарифне үстерү институты, КФУ һәм аның филиаллары дәреслекләрнең яңа буынын булдыруда бергә эшләргә тиеш булачак. 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш”, - диде Илсур Һадиуллин.

КФУ ректоры Илшат Гафуров, Фәннәр академиясе базасында барлык фәнни бүлекчәләрнең эшен координациярлек җаваплылык үзәге булдыру кирәк, дип саный. Ул шулай яңа укыту программаларының мәктәпләрдә сыналырга тиешлеген әйтте.

“Юкса, бер үзәк булмаса, җаваплылык тагын кемдә булуы аңлашылмаячак. Әйтик, биш елдан бу дәреслекләрнең нәтиҗәсе бик үк әйбәт булмаса, кем җаваплы булачак? Моңа кадәр булган программаларны, кертелгән акчаларның нәтиҗәлелеген кем дә булса өйрәндеме?” – ди. Илсур Һадиуллин җаваплылык үзәге Фәннәр академиясендә булырга тиеш дигән фикер белән килеште.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев